Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күз яшьләре (поэма)

Дата написания: 
12 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Күз яшьләре
Поэма

1.
Үксеп елый яшь кыз бала –
Үпкәләткән аны яры
(Юк, дөньялар имин лә),
Ул шуңа елый бары.
Ә тышта яңгыр, буранлап,
Нигә шулкадәр дулый?
Егетнеме, сабак өчен,
Тотып селкергә уйлый?
Юләр яңгыр, ачуланма,
Кызларны аңламассың:
Әле елый, тик... каршылый,
Елмаеп, таң сарысын.
Яры белән тиз килешер –
Беренче тапкыр мәллә?
Онытып бар үпкәләрен,
Кич чыгар күрешергә.
Күз яшьләре бик тиз юа
Йөрәктәге юшкынны.
Ташкын сыман алып китә
Ярсуны һәм ачуны.
Күз яше дә, яңгыры да
Тора саф тамчылардан.
Кирәк алар күңел, Җирне
Арчырга начарлыктан.
Табигатьнең күз яше ул –
Яңгыр дип белгәнебез.
Бәреп чыккан күз яшьләре –
Ул күңел ләйсәнедер.
“Тагын шагыйрь уйдырмасы”, -
Дип кемдер, көлсә, көләр.
Ә кем көлми – күз яшенә
Чын бәяне шул белә.

Күз яшьләрең кипкәч, бакчы,
Бер кара күңелеңә,
Яңгырдан соң табигатькә
Ташлап ал күз бер генә:
Минем фараз ялгыш булса,
Ялган булса кәлимәм –
Бар пакълек соң алай булгач,
Уйла, йә, кайдан килә?!

2.
Җир йөзендә күз яшьләре –
Булсын шатлык, кайгыдан,
Йа, Хода, азмы түгелгән
Гасырлар дәвамында.
Сагыштан, йә бер сәбәпсез
Кайчак күзләр яшьләнә.
Тик ни хикмәт, дөнья кинәт
Ник үзгәрә, ямьләнә?
Тик ни хикмәт, ачу үтә,
Басыла сызланулар,
Кайгы артка чиккән кебек –
Бардыр, бар сынаганнар.
Җаның кала чистарынып,
Ә күңел – җиңеләеп.
Күз яшьләре арты шулай
Борчулар була гаиб.
Күз яшьләре – саф тамчылар,
Дөрес, бик ачы була.
Бу – табигать могҗизасы,
Шулай чыга ачулар.
Гаҗәпмени, күз яшьләре
Өлгермәсә дә кибеп,
Дымлы керфекләр, сиздерми,
Куйсалар кинәт көлеп.
Каш чөймә, гаҗәпкә калып,
Күз яшьләре артыннан
Көлү тавышы ишетсәң –
Без шулай яратылган.
Тик көлү булмасын бары
Кемнеңдер кайгысыннан:
Таш бәгырьләр, таш йөрәкләр –
Куркыныч барысыннан...

Адәм шулай кызык инде –
Бер елый да, бер көлә...
Бары күз яшьләре аша
Күңел пакъ кала килә.
Дөнья саф кала килә.
Җир исән кала килә.
11.02.-12.04.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күз яшьләре. Поэма. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 50-52 бб.