Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңа чемодан алдым

Дата написания: 
09 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Яңа чемодан алдым
Уены-чыны янәшә

Карап торам читтән кешеләргә –
Кем һөнәре ныграк абруйлы,
Кайчан карасаң да, төз гәүдәле,
Ходай бирмәсә дә сын, буйны?

Кара, кара, бик зурлыйлар икән
Шагыйрь дигән һөнәр иясен!
Бары аңа гына Аллаһ Тәгаләнең
Мәрхәмәте төшкән, диярсең!

Тукта әле, мин алардан кимме?!
Мең градуска җитте кызуым –
Яздым бер сәгатьтә утыз шигырь,
Эшмени ул шигырь язуы?!

Анысын да яздым, монысын да,
Калмады тал, юл тузаны... томан...
Һәм пачутым зуррак булсын өчен
Шәп тәхәллүс* алдым – “Граф О' Ман”

Көн-төн, дими, шулай яза торгач,
Шигырь белән тулды... чемодан.
Башым кашып, карап торам аңа,
Артып китте, ахры, чамадан.

Инде кая куйыйм?! Кала инде
Бары бер юл – журнал, гәзиткә!
...Әмма анда, мине санламыйча,
Күрсәттеләр дубал* ишеккә.

Нигә башкаларны басалар да,
Бары миңа гына юл ябык?!!
...Хәзер инде судка гаризалар
Чемоданда ята кабарып:

“Шигырьләрем бер чемодан инде,
Мин бар(ы)сыннан күбрәк язам бит!
Талантымны җиргә салып таптау –
Гаделсезлек, хаксыз җәза бит!

Көнләшәләр, шуңа рәнҗетәләр.
"Шәп!" – дип мактый бит Зикаф кодам...
Барсын җыеп, судка тарттырыгыз!”
Һәм имзамны куйдым – “Граф О' Ман”

Шигырьләрем – бер чемодан тулы,
Сатып алдым тагын яңасын.
Тутырырмын шыплап анысын да,
Талантым тик җирдә ятмасын!
Даһилыгым бар(ы)сы аңласын:
Алекс Пушкин миңа – родной сын!
* Тәхәллүс – псевдоним.
** Дубал – йорт ихатасын урамнан ышыклап-аерып торучы койма яки дивар, биредә кабинетны коридордан аерып торучы ишек мәгънәсендә.
6-9.02.2022.