Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЕЛЛАР (ГОДЫ)

Дата написания: 
03 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ЕЛЛАР

Бик картайган инде бабай,
Биле дә нык бөкрәйгән,
Җыерчыклар бозган йөзен,
Аяклар да кәкрәйгән:

Әйтерсең лә, алты потлы*
Зур гер салган җилкәгә...
Менә-менә авар төсле
Хәтта талгын җилдә дә...

Бер танышы, аны күргәч,
Мәҗбүр булды сорарга:
– Ник бирештең әле, бабай,
Иртәрәк бит аварга...

Шәп чакларың бар иде бит,
Нинди зәхмәт кагылды?
Ике колач киңлегендә
Селти идең чалгыны...

Әллә урман кискән чакта
Тарыдыңмы бәлагә?
Һаман утын ягасыздыр,
Күп кирәк бит өйгә дә?..

Карап алды карт аңарга,
Буйлар әле – өрлектәй!
Җавап бирде, яшь чакларын
Искә алып, көрсенгәч:

– Картлык чире инде, энем...
Белмисең шул картлыкны...
Карт көнемдә ялгыз калдым,
Җирләдем бит карчыкны...

Бил тураймый инде хәзер,
Аяклар да сөртенә...
Агач-мазар аумады ул –
Еллар ауды өстемә...
* 1 пот (борынгы авырлык үлчәме) – 16 кг 380 грамм.
1-3.03.2024.