Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кире кайтам әле мин! (Я ещё вернусь!) (Ай эл би бэк)

Дата написания: 
26 октября 2019

Инсур Мөсәнниф
Кире кайтам әле мин!
Уены-чыны бергә

“Үлде бит бу!”, – диеп, сөенмәгез
(Сөенүче булса – күрермен!).
Кинәт үлеп киткән очракта да,
Кайтам әле Җиргә кире мин!..

Кайтам, ярый, сусыл үлән булып...
Чәчәк булып булмас, мөгаен...
Сусыл үләннәрне мал ярата,
Ишетермен бәлки мөгрәвен...

Сыер инде, сыер, мөгрәгәчтен!
Ярый, сыер булсын, яхшы мал.
Сөтен, итен бирә, тиресен дә...
(Башкасын да бирү ихтимал...).

Сөтен бирә барлык кешеләргә,
Сезнең дә бит бардыр ишеткән:
“Балакайларым, сөт эчегез!”, – дип,
Тукыйлар бит безгә бишектән!

...Поэзия булгач Җир йөзендә,
Проза да бар әле тормышта.
Сөтен бирү бер хәл...
Сыер да бит
Мәҗбүр була... “олы йомыш”ка.

Яхшылары булгач кешеләрнең,
Яманнары да бар – бу начар!
...Минем хакта начар уйлаганнар
Шул “йомыш”ка бар(ы)бер бер басар!
24-26.10.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кире кайтам әле мин! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 281-282 бб.