Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайда бакма...

Дата написания: 
10 июля 2008

Инсур Мөсәнниф
Кайда бакма...

Кайда бакма, Җирдә (Айда!)
Кеше эзләре.
Әйтче, Кешем, җир актарып
Нәрсә эзләдең?
Эзләдеңме, бик тырмашып,
Шулай — бәхетне,
Әллә инде эзләдеңме...
Кара ләхетне?
10.07.2008.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайда бакма... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 152 б.