Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кемнең улы, наканис?!

Дата написания: 
29 сентября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Кемнең улы, наканис?!

Мәктәптән Гата
Китергән “бишле”.
Мактана ата:
- Һай, минем улым!
Мәктәптә сабый
Алган “икеле”...
...Хатынга карый:
- Вәт синең улың...
Малай аптырый,
Аңлый алмый һич:
Кемнең улы соң
Гата, наканис?!
29.09.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф И. Кемнең улы, наканис?! Шигырь. "Яңавыл таңнары", 12.09.1995, №107.
2) Мөсәнниф Инсур. Кемнең улы, наканис?!. Шигырь. "Тулпар", 2010, №4, 76 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Кемдең улы, наканис?! Шигыр. “Йыйын”-2015-3.
4) Мөсәнниф Инсур. Кемнең улы, наканис?! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 84 б.