Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТУГАН ЧАКТА КЕШЕ БЕЛМИ ӘЛЕ...

Дата написания: 
08 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Туган чакта кеше белми әле...

Туган чакта кеше белми әле
бу дөньяның янгын икәнлеген...
Кайчак утлар дөрләп янмаса да,
күренмәсә дә зур ут-ялкыны,
бу янгыннар талгын икәнме гел?

«Дөнья үзе ишек ачкач, димәк,
килмәгәнмен аңа бер минутка!» –
дип ышанып,
аннан китмәс өчен
ташланадыр кеше йөз, мең утка...

Артык кусаң, ат та, янып, ава,
тынып кала тояк тавышлары...
Адәмнәр дә шулай янып үлә
юлларында тормыш-ярышларның...

Тагын Җирнең берәр почмагында
кабына да китә сугыш уты...
Сугышларда янган гомерләрнең
бармы икән берәр исәп-чуты?

«Дөнья утым янсын, сүндермим», – дип,
йөрәк яна, көйри, җан өтелә...
Кече я зур булсын, учаклардан
торып кала җирдә чаң*, сөрем дә...

Хәтта кайчак кемдер, күрә торып,
янган дөньяларга ялкын өсти...
Күмер, көлгә калган туфрак кебек,
янган күңелләрдә гөлләр үсми...

...Туган чакта кеше белми әле
бу дөньяның янгын икәнлеген...
Яшәгәннәр белә, әмма... дәшми,
үзе белер, диеп, яши-яши,
теләп бары аның исәнлеген...
* Чаң (искечә) – тузан.
6-8.01.2021.