Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Аллам сакласын!
Аллам сакласын –
Елан чакмасын:
Дус дигәне дә,
Шыр юләре дә...
Аяклысы да,
Таяклысы да...
Куштаннары да,
Ристаннары да,
Ярышканы да,
Калышканы да,
Ысылдаган да,
Каркылдаган да,
Шуышканы да,
Куышканы да,
Диванасы да,
Ак, карасы да...
Акыллысы да,
“Аркылысы” да...
Алла сакласын –
Елан чакмасын:
Агу үтерә,
Агу бетерә,
Җилләр бөтерә,
Бәла китерә,
Килә берзаман
Дөнья пыр-заран...
Шулдыр йоласы,
Шулдыр догасы:
Аллам сакласын,
Ходай якласын:
Зур яу-давылдан,
Кайгы тавыннан...
Алла сакласын –
Сугыш чыкмасын!
22-24.03.2019.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Аллам сакласын! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 270-271 бб.