Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әнкәй күргән барыбер!

Дата написания: 
17 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Әнкәй күргән барыбер!
Кыз зары

Йөри арттан адым калмый,
Арып беттем, җиләдем,
Кичә тагын сизми калдым,
Арттан килеп җиткәнен.

Кочаклавы гына җитми,
Үбәргә дип үрелә.
(...Әнкәй мине көтә, ахры,
Тәрәзәдән күренә).

– Яратам бит, нишлим соң, – ди, –
Көндез йөрим адашып...
Җен ачуларым чыкты,
Керәм дип, тарткалашып.

Үптер дә үптер, дип бәйләнеп,
Хәлкәемне бетерде!
– Үпсәң, мә, үп инде! – диеп,
Ачуланып, үптердем.

Шулкадәр дә әрсез икән,
Бер үпкәч, җитмәгәнме!
Иртән генә күреп калдым,
Иреннәр күгәргәнне!

Яшереп буламы соң аны,
Әнкәй дә күрде тиздән.
Әйткән булдым:
– Кичә көчле
Җил булды бит... җилсенгән.

Әткәйгә дә әләкләште
(Әйттем бит: “Әнкәй күрә!”):
– Кызыбызның иреннәрен
Сөю дигән җил үпкән.

Көлеп кенә куйды әткәй,
Вәт ичмасам ир икән:
– Охшаса кыз сиңа, иркәм, –
Димәк, кызым буй җиткән,
Димәк, инде туй көтәм...
17.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әнкәй күргән барыбер! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 322-323 бб.