Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ

Дата написания: 
26 января 2021

Инсур Мөсәнниф
ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ

Һәр елның бар дүрт фасылы...
Һәр фасылның – үз асылы.

Табигатьтә кыш. Салкын кыш!
– Өшетә бит, җил «ыж» да «ыж»!

Табигатьтә яз. Назлы яз!
– Тагын баткак. Һәркайда саз!

Табигатьтә җәй. Җылы җәй!
– Кояш өтә. Әлләлә-әй!

Табигатьтә көз. Алтын көз!
– Пычрак ярып, баткак сөз!

Табигать тә, әй, зарлана:
– Тынычлан, ә, син, дивана!

Һәр фасылым – оҗмах түре,
Син генә ул – риза түгел...
26.01.2021

1) Мөсәнниф Инсур. Елның дүрт фасылы. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 57 б.