Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бармы күтәргәнең?

Дата написания: 
12 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Бармы күтәргәнең?..

Танышым бар – шактый озак йөрде,
Ятим, буйдак булып, өйләнми...
Ә бит гаиләсез дөнья бармый,
Хатын-кызсыз тормыш көйләнми.

Физик кимчелеге юк-юклыкка,
Имгәнсә дә, бала чагында...
Тик күтәрә алмый авыр нәрсә,
Ә монысы инде ерунда.

Төртмә сүзләр байтак ишетте ул.
Кызармады түгел, кызарды.
Йөри торгач, һич тә көтмәгәндә,
Бер... кечкенә буйлы кыз алды.*

Төртмә сүзләр тагын кабатланды...
Их, телләрен бал-корт чаккыры...
Мин көлмәдем, димәк, парын тапкан,
Бетмәсә дә озын кыз-кыркын.

...Ир-егетләр кайчак серләшә ул,
Без дә шулай кунак булыштык.
Кайбер серләр белән уртаклашып,
Учак тирәсенә елыштык.

Сүзләр арты сүзләр ялганды да,
Тагын буйга килеп терәлде...
Дустым бары көлеп кенә куйды,
Аннан күзләремә текәлде:

– Беләсең бит, дускай, миңа һич тә
Авыр күтәрергә ярамый.
Шулай килеп чыккан язмышымда,
Ансын биргән Алла, сорамый.

Ә мин телим ярым, сөйгәнемне...
(Һич оялмыйм моны әйтергә...)
Гомер буе, һич тә авырсынмый,
Кулларымда гына йөртергә.

Кара әле, дускай, синең көчең дә бар,
Хатының да чибәр гүзәлдән.
Бармы аны, алып кулларыңа,
Сөям диеп, күккә күтәргән?
* Кыз алу (диалект) – өйләнү.
12.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бармы күтәргәнең? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 314-315 бб.