Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
БОРЫН ЗАМАН...
Борын заман каләмнәрнең
Кәттәләре булмаган,
Тик кем раслар, шул сәбәпле,
Җырлар, диеп, тумаган?!
Әмма менә мәшәкате
Булгандыр бит җитәрлек!..
Әллә хикмәт шундамы соң –
Җиңелгә бик өйрәндек:
Авырлыксыз, “басмак”ларга
“Шап” та “шоп” баскалыйбыз...
Әллә шуңа “җиңел-җилпе”
Чыгамы җырларыбыз?!..
6.03.2024.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Борын заман... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 244 б.