Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күңелкәем әрни

Дата написания: 
30 октября 2017

Инсур Мөсәнниф
Күңелкәем әрни

Күңел әрни, туган татар телем,
Терәлгәнгә килеп көрчеккә.
Шундый заман – бүген “даһи” шагыйрь
Татар телен белә... “өчле”гә.
Ачулана, әгәр әйтсәң аңа,
Төзәт, диеп, шушы хатаңны.
Нәфрәтләнсә, күп сорамас, хәтта
“Тетәргә” дә анаң, атаңны!
Һәм наданлык кагыйдәгә кергәч,
Утырыплар килә елыйсым!
Утырып та түгел... Үкерепләр...
Ай Илаһым, ай-вай Илаһым!
9.09.2017-18.12.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күңелкәем әрни. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 196 б.