Инсур Мөсәнниф
ЯШЕН
Кеше гомере дә яшенгә тиң:
Ялтлап ала һәм дә югала,
Җуелырга Галәм зиһененнән...
Мәңгелеккә таба юл ала...
Тик яшеннең була төрлеләре.
Аҗагандай, була тынычы.
Һәм артыннан күкләр күкрәгәне,
Хәтта үзгәрткәне тормышны!
Яшен сукты, диләр, кайчак куркып,
Һәм агачка, диләр, ут капты.
Әмма ут бит – тормыш чыганагы...
Шул ук вакыт – бәла... Кем хаклы?
Борын заман безнең карт бабайлар
Яшен утын учак иткәннәр!
Алар яккан учак очкыны без,
Шушы чорга килеп җиткәннәр.
Имеш, агач ышкып ут тапканнар...
Ник әкият миңа сөйлиләр?!
Ә чыны шул – бүген янган утлар
Аллаһ биргән уттан көйриләр.
Шул ук яшен – кеше гомере дә...
Кемдер күкри бушка, кысырга...
Кемдер исә җылы биреп безгә,
Исемен уя дистә гасырга...
9.02.2022.