Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ВАСЫЯТЕМ (Завещание)

Дата написания: 
08 февраля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ВАСЫЯТЕМ
Уены-чыны бергә
Ир-атның бөтен бәласе хәмердән...
Үзем әйткән әйтем.

Әгәр ир-ат үлде исә,
Китә гайбәт, и Алла:
“Хи-хи, эчеп үлгәндер ул,
Башка сәбәп бар мәллә!”

Шуңа гына бәйле кебек
Җирдәге бар үлемнәр,
Әйтерсең лә, калган чирне
Җиңгән инде галимнәр...

Шул сәбәпле, мин дә, куркып,
Ташладым бит хәмерне!
Әмма, үлсәм, үтәсеннәр
Минем шундый әмерне:

“Эчү”дән тыш башка сүзләр
Тапмасалар, мескеннәр,
Эчеп үлде, димәсеннәр,
Эчми үлде, дисеннәр!
7-8.02.2023