Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
МӘЧЕТЛӘР
Дин яңарту юлында без:
Анда да мәчет салабыз,
Тегендә, монда төзибез...
...Дин яңарту юлындабыз...
...Мәчет ачты ишекләрен,
Алтын ае балкып тора.
Авыл ямьләп, нур чәчкәндәй,
Иң уртада калкып тора.
Әйе, дуслар, кан-кардәшләр,
Мактауга бик лаек эшләр!
Тик... мәчеткә йөри өч карт,
Ә кайда соң, кайда... яшьләр?!
Ә яшьләрнең үз “дин”нәре,
Ваз кичкәннәр күптән диннән...
Алар акча, дип, чапканда,
Иман нуры кача Җирдән...
Хәмер ага елга булып,
Наркотиклар инеш булып...
Башка афәт Җирдә азмы!
Кая бара килер буын?..
Әйе, төзелә яңа мәчет,
Кире кайта кичке азан...
Кире кайта дин йортлары...
Кайтыр икән... дине кайчан?
Ә бүген тик мәчет арта...
Хәмер саткан кибет арта...
7.11.2025