Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТИЗРӘК УЗЧЫ, ЯЗ!

Дата написания: 
24 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ТИЗРӘК УЗЧЫ, ЯЗ!
Шаяру катышрак

Яз җиттеме, басып китә
Яз хакында шигырьләр.
Мин дә, язам, дигән идем...
Бик туардай түгелләр...
Кайда йөри, каһәрләр!

Рифма эзлим... их, син, “яз”...
Була инде башым таз*,
Сүзлекләр дә ярдәм итми –
Рифма, имеш, гаять аз.

“Рифмала соң мине, – диеп, –
Күктән көлде шук Кояш, –
Сиңа нәрсә, булса ни аз,
Барыбер яз... яз да яз!”

Тышка чыктым – бот төбеннән
Әллә пычрак, әллә саз...
Билдән түбән батып ятсаң,
Нинди илһам, нинди саз!*

Тиздән чыгар бәбкәләр дә,
Оядадыр ана каз –
Моңсу гына башын иеп,
Ялгыз йөри ата каз.

Яз, яз инде, карап торам –
Монда тулы вернисаж:
Кара карлар, гөрләвекләр,
Каз, саз, тагын ике каз.

Ярый, узар бу пычрак яз,
Кибәр әле соңгы саз...
Шулай диеп, өйгә керсәм...
Ташкын суы тулы баз!

Барыбер язга шатланам,
Үтәр-китәр шапшак яз...
Ә аннанмы, ә аннанмы?!
Җитәр җәйләр – ул аяз!
Ал таңнарда бит ул наз!

Хәер, рәхмәт сиңа, Кояш,
Рәхмәт сиңа, шаян яз,
Күп үк түгел, ну, аз-маз...
Илһам килде, ну, аз-маз,
Тел чарладым бит бераз!
Күңел булды бит зараз!
Үтмә әле, яме, яз?!
Шапшак матур сихри яз!
* Саз – музыкаль уен коралы.
* Таз – башында чәче булмаган кеше, тулысынча пеләш.
24.03.2025