Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАТМАСЫН* ДА, КАЙТМАСЫН ДА...

Дата написания: 
12 января 2024

Инсур МӨСӘННИФ
КАТМАСЫН* ДА, КАЙТМАСЫН ДА...
яки Алимент акчасына яшәүче хатын догасы

Ир аера** күп хатыннар,
Түгел болай барчасы да...
Җире дә юк, бакчасы да,
Әмма яши ул байларча –
Бардыр акча, дачасы да...
Бардыр аның догасы да:
– Катмасын да, кайтмасын да,
Килеп торсын акчасы да!

* Кату (халык телендә) – үлү.
** Русиядә никахларның 70 проценты хатын-кыз инициативасы (башлангычы) буенча таркала. Интернеттан.
12.01.2024