Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сине күрдем бүген

Дата написания: 
15 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сине күрдем бүген

Сине күрдем бүген. Күрешкәндә
Күзләреңдә мин ни эзләдем?
Сүзсез дә бит тора аңлашылып...
Ни хаҗәте инде сүзләрнең?!
Ә нигә соң һаман оныталмыйм
Һәрбер сүзең, һәр күз карашың?
Йөрәгемә, ахры, уелгансың –
Яраттым шул сине, яраттым!
Йөрәгемне ачкан идем сиңа...
Көлдең бары. Әх, шул көлүең
Һаман чыңлый әле колагымда...
Тик барыбер сүнми сөюем.
Сине күрдем бүген. Һич кенә дә
Үзгәрмәгән йөзең, карашың.
Һаман гүзәл – вакыт урап узган,
Борчымыйдыр йөрәк ярасы.
Сине күрдем бүген. Сүзсез генә
Күрештек тә, тагын икебез
Ике якка киттек.
Әйтерсең лә,
Ике чит планета, җисем без...
1982-15.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мәсәнниф Инсур (хата киткән - Мөсәнниф Инсур дип укырга кирәк). Сине күрдем бүген. Шигырь. "Өмет", 23.07.1994, №80.
2) Мөсәнниф Инсур. Сине күрдем бүген. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 25 б.

Прикрепленные файлы: