Инсур МӨСӘННИФ
КАПКА АЛДЫНДА
Беркемгә дә, хәтта инде үзенә дә
Кирәкмәгән хәлсез, япа-ялгыз әби,
Утырадыр эскәмиядә башын иеп,
Әйтерсең лә, кемгәдер ул әрнеп, рәнҗи.
Күзен ташлап үткән-сүткән машинага,
Бәлки, көтә, туктап, хәлен сорашуны...
Кемдер хәтта күзен салмый, әйтерсең лә, –
Марстан күренмәс зат белән очрашуы...
Ә бит бер уйласаң, синең машинада
Утыруыңда кәпрәеп һәм көлешеп,
Көнен-төнен, илем, диеп, билен бөккән
Шушы әбинең дә бар бит зур өлеше...
...Уйлыйдыр ул, бәлки, үлгән баласын да,
Уйлый булыр шушы дөнья каласын да...
Өметсезлек ялгыз карчык карашында,
Ул бит инде Җир белән Күк арасында...
Илебез дә, җиребез дә, һәммәбез дә –
Барыбыз да шушы әби хәлендә без.
Иртәгәсен нәрсә булыр – беркем белми,
Бу дөньяның асты өскә килгән мәлендә без...
Асылындык Җир белән Күк арасында...
Беркем таба алмый инде чарасын да.
Өстәгеләр, бәлки, әле беләдер дә,
Халык белми нинди юлдан барасын да...
...Карчык тора билгесез бер юл башында...
Бардыр инде, бардыр зур җан ярасы да...
Чарасызлык, чарасызлык карашында...
Гаепле ул нигә һәм... һәм кем каршында?!
1.08.2023-4.08.2024