Инсур Мөсәнниф
ЙОЛДЫЗЛАР
Әле генә күктә йолдыз иде,
Җем-җем итә иде, күз кысып,
“Төн бит”, – дими, кинәт болыт басты,
Күкне телде яшен, котырып.
Йолдызлар да төште калтыранып,
Җитте мәллә, диеп, кыямәт,
Ишеттем мин күктән авазларын:
“Я Ходаем, бу ни галәмәт!”
Күк күкрәве Җирне “дер” селкетте,
Шаулаштылар куркып агачлар.
Давыл сыман, бурап, яңгыр койды...
Ярый, безне саклар Аллаһ бар!
...Ничек килсә, шулай үтеп китте,
Күк күкрәве, “ялт-йолт” яшен дә.
...Күккә карыйм: кая энҗе ташлар,
Кем аларны кая яшергән?
Күзем төште шунда... күлләвеккә,
Барысы да шунда... җыелган!
Миннән яклау эзләп, бичаралар
Аяк асларыма сыенган.
Ничек алар миңа тимәгәннәр?!
Йолдыз яңгыры да булган бит!
Куркуданмы, тәүдә сизмәгәнмен –
Хәтта куеным да тулган бит!
...Я урларлар, я таптарлар, диеп,
Элеп чыктым күккә кирегә:
– Сезнең урын – күктә, ә адәмгә
Язган Ходай Җирдә йөрергә.
21-23.04.2022.