Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Флюгерлар

Дата написания: 
21 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Флюгерлар

Татарчасын белмим, ул ничектер,
Флюгер, диләр... монысы урысча...
Ә урыска кергән нимесләрдән...
Шуңа басым төшми татарча.

Хәтта рифма табып булмый аңа,
Басым төшә бездә азакка...
...Кайсы якка җил иссә дә, флюгер
Борыла ул көньяк, төньякка...

Ә боларга, җиле түгел, иң мөһиме –
Ни салганнар инде улакка...
Аңа “барыбер”, “син яхшы” дигән
Матур сүз тик яусын колакка.

Коммунистлар иде алар кичә,
Бүген партияләр күп, күп курс.
Коммунистлар иде кичә, бүген
Барлык татарлар да... чат урыс.

Сәяси җил кайда исә, алар шунда...
Илдә җил үзгәртсә юнәлеш,
Бүген алар һәрчак әзер тора:
Чемодан да әзер, һәм... каеш.

Килсә властька юнкерлар (тик мисал),
Алар инде булыр юнкерист...
Пантюркистлар, яшел “алма”лылар...
Ни әйтәсең инде... Карьерист...

Мин коммунист түгел, әмма
Ошый миңа шушы сүз, каһәр!
Берлек бит ул, бергә тату яшәү...
Тик он(ы)тылды, калды тик ядкарь…

Флюгерлар алар булган һәрчак,
Киләчәктә дә алар булачак.
Җаныбызга иблис ияләшкән...
Йөрәк янды, яна. Яначак.
21.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Флюгерлар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 325-326 бб.