Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
КҮККӘ ЧӨЯМ
Бар хәсрәтне суга салсаң,
Ерак агып китсә икән...
Иссә дә кай яктан,
Бары
Җылы җилләр иссә икән...
Бар шатлыкны, күккә чөеп,
Бар дөньяга тарат иде…
Кешеләрне, кем булса да,
Чын күңелдән ярат иде...
Булмый, булмый шул, егетләр,
Хәсрәт суда акмый ул.
Усал җилләр, өтеп алып,
Бар җаныңны каклый ул...
Әмма шундый бар булмышым:
Өшесә дә кайчак җаным,
Кешелекне... һаман сөям.
Үзем калсам да шатлыксыз,
Шатлыгымны күккә чөям...
Шатлык – минем барлык байлык,
Уртаклашсам, артмас микән...
Җил таратып, бер өлеше
Илгә кире кайтмас микән;
Бәлки, җитәр болытларга...
Булсын да, ди, яңгыр, я кар,
Хәсрәт баскан Җир йөзенә
Янә шатлык булып явар...
2.11.2025