Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Соңгы яфрак-1

Дата написания: 
28 октября 2020

Инсур Мөсәнниф
Соңгы яфрак-1

И тартыша җилләр белән
Агачтагы соңгы яфрак...
Тартышса да, өзелер ул...
Булыр аннан соры туфрак.

Бергә үскән иптәшләре
Күптән инде җирдә ята.
Кайберләре янәшәдә,
Кайберләре читтә ята...

Беркатлы җан... соңгы яфрак...
Килер бит ул соңгы көн дә...
«Өзелмәм...», – дип өмет итеп,
Алгы көннән рәхим көтеп,
Тартыша ул төштә, өндә...

Карышса да, тартышса да,
Усал җилләр өзеп ташлар...
Булыр аннан соры туфрак:
Бөреләнсен өчен тагын
Язын бик күп яп-яшь яфрак
Туган агач төбен ашлар...

...Тусын өчен яшь буыннар,
Шаулап, даулап, тормыш каулап*,
Дөнья белән тарткалашып,
Без дә шулай яшәп ятмак...
*Кауларга (диалект) – куаларга.
27-28.10.2020.