Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен

Дата написания: 
21 января 2018
Заметка: 

У каждого человека в душе есть ад. Этот ад называется - память... Из Интернета.

Инсур Мөсәнниф
Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен

Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен...
Күрәм каен... Күрәм көн саен.
Аңа карап, күз яшьләре белән
Исәплимен елның һәр аен...
Син дә күрдең аны һәр көн саен...
Ак сынында калган сурәтең...
Алар икәү иде, тик кистеләр,
Артык, дигәннәрдер, күрәсең.
Иркенәеп калды микән дөнья,
Белмим, дуслар, белмим тәгаен...
Хикмәтләре бик күп бу дөньяның...
Белә булыр Аллаһ, мөгаен...
Кышын, сәлам биреп, кага чугын,
Елап каршы ала яз аен...
Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен...
Күрәм сине... Күрәм көн саен.
21.01.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 204 б.