Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ни яулыйсың һәм даулыйсың?

Дата написания: 
30 января 2018

Инсур Мөсәнниф
Ни яулыйсың һәм даулыйсың?

Көн дә калка ай... Бата ай...
Кояш калка... Һәм бата...
Төнне исән-сау үткәрсәк,
Безне тагын уята...
Җирнең бер тын почмагында
Яу калка... Я дау калка.
Адәмнәр, ни җитми сезгә?
Сезне кемнәр болгата?
Мин үләрмен... Син үләрсең...
Бетсенме ни соң дөнҗа*?7
Җирдә беркем дә калмаса ,
Кемгә калыр соң... калҗа?
Ни яулыйсың һәм даулыйсың,
И син, бәндә, дивана?!
Бер кешесез ҖИР-СУ өчен
Чыгасыңмы син яуга?!
29-30.01.2018.
* Дөнҗа – дөнья.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ни яулыйсың һәм даулыйсың? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 205 б.