Инсур Мөсәнниф
ТЕЛЕФОН
Уены-чыны бергә
“Әллә нинди чир купкан, ди,
Бушап калган кибетләр!” –
Шулай диеп шылтыратты
Ахирәтем Гөлбәдәр.
“Син бардыңмы, нәрсә алдың?” –
Тагын сорау – утызлап...
Нишлим инде, җыендым да,
Чыгып киттем тыз-бызлап.
Бара идем, телефоным
Шылтырады яңадан.
Тагын шул ук ахирәтем,
Тоз сибә бит ярама:
“Әл дә барып җитмәдеңме?!
Йөгер тизрәк, бетә бит!”
Сөйләшәмен инде туктап,
И тетмәмне тетә бит!
И сөйләштек, и сөйләштек,
Мин әйләнәм, тулганам...
Алга атлыйм инде, димен,
Соңга калам, Ай Аллам!
Сөйләшәбез, мин атлыймын,
Я ябылыр кибетләр!
Ахирәт кенә җитмәгән –
Очрый дуслар, я “этләр”.
Атлый торгач, күзем ачсам...
Өйгә кире кайтканмын!
Әйләнгәндә, тулганганда
Юнәлеш ю-галт-кан-мын!
Телефонны ташладым да
(Шылтырата ул тагын!),
Шәп-шәп атлап, кире киттем,
Әрләп барлык дөньясын!
Каян чыга бу чирләре,
Кемнәр генә җибәрә!
Бетсә иде башкайлары!
...Бәлки бетәр юләрләр.
28.03.2020.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Телефон. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 329-331 бб.