Инсур МӨСӘННИФ
МИНЕ КӨТКӘН КЕШЕ БАР!
“Картайгач, сөю хакында
Шигырьләр язу оят...” –
Шулай диде бер танышым...
Үземдә дә шул ният...
Язарга тема беткәнме,
Кырыла, әнә, дөнья …
Асты өскә килә, ахры...
Бутала төньяк, көньяк...
Әмма... тормыш бара әле,
Яшьләр була гашыйк та...
“Их, яшь чаклар кайда?!” – диеп,
Көнләшәм мин кайчакта.
Хәер, ә бит кешеләргә
Бирелгән яхшы хәтер!..
Хатирәләр бер мизгелдә
Яшьлеккә алып кайтыр!
Картлыгымны онытам да,
Кайтып китәм яшьлеккә,
Анда көтә бит сөйгәнем,
Күрешербез ничек тә!
Сөйгән чаклар, янган чаклар...
Менә сөю кайтты да!
...Картайгач та язып була
Саф сөюләр хакында!
Булсын, әйдә, тик үткәндә
(Анда кемнең эше бар!),
Анда мине өзелеп сөйгән,
Мине көткән кеше бар!
24.10.2024