Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Табылырмы бер кәнсә?

Дата написания: 
04 октября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Табылырмы бер кәнсә?

Кәнсәләргә чакырганнар –
Кәнсәгә бардым әле.
Иткә “бартер” кайтарганнар –
Ямаулык алдым әле.
Персидәтель алышынса,
Кәнсәләр янып китә.
Мутлыкларның очы чыкмый –
Төтенгә очып китә.
Шәһәрләргә барып керсәң,
Кәнсә өстенә кәнсә.
Кәнсәчеләр акча көри
Эшләми дә бер нәрсә.
Кәнсәчеләр хитрыйланды:
Эш хакын ун мең бирсә,
Әйбергә хак йөз мең арта
Нибары бер көн үтсә.
Кәнсәченең “хак кайчысы”,
Ай-һай, бик оста кисә:
Бүген икмәк дүрт мең тора,
Ике йөз иде кичә!
Булса да, һай, булыр икән
Түрәдә төпсез кесә!
Илне талау күпкә китте,
Туктармы кәнсә кәнсә?!
Халык уйлый: кайчан, кайчан
(Кирәк бит кемгә нәрсә)
Бу кәнсәне бетерердәй
Табылыр берәр кәнсә?!
28.08.-4.10.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Табылырмы бер кәнсә? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 111-112 бб.