Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Беркатлылык

Дата написания: 
11 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Беркатлылык

Аяк баса кеше якты дөньяларга...
Холык-сыйфат салган биштәр белән.
Әйе, анда барсы бардыр, кайсы хәтта
Күктән бәлки артык җибәрелгән...

Мәхрүм түгел мин дә бу байлыктан, рәхмәт,
Бар, билгеле, җитеп бетмәгәне...
Кемдер иртә килеп, я чиратсыз алып,
Иң кирәге миңа җитмәгәндер...

Беркатлылык исә (һич зарлана алмыйм),
Аз да, күп тә түгел – олы капчык!
Хәер, тиз төшендем, Җирдә яшәгәндә:
Бер кешегә бу бит бик күп – артык.

(Беркатлылык нәрсә соң ул, дисез, ахры? –
Барлык күңел керсез, дип ышану...
Юк, дип, Җирдә бәла-каза теләүчеләр,
Тик изгелек тели, дип инану).

Миндә беркатлылык – әйе, олы капчык!..
Тик мин юмарт кеше, андый сирәк –
Кемнәргә бу сыйфат җитми, рәхим ит, кил,
Әй, сез, беркатлылык кемгә кирәк?!
10-11.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Беркатлылык. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 296-297 бб.