Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каргалар заманы

Дата написания: 
16 января 2020

Каргалар заманы

Күккә карыйм, күккә багам –
Оча бары каргалар.
Кая булган көтү-көтү
Элек очкан пар кошлар?

Кая булган күгәрченнәр,
Шул тынычлык кошлары?
Күгәрчен, дим, чыпчыкларның
Күренми бит очканы...

Уйга калам. Ерткыч кошлар
Туздыргандыр оясын,
Җимергәндер хәтта, шашып,
Бөркетләрнең кыясын.

“Кар-кар” гына ишетелә
Баш очта һәм чирәмдә...
Кушыладыр чәүкәләр дә...
Козгын йөри тирәмдә...

Сандугачлар җыры тынды,
Тынды бөркет ораны.
Заманасы шундый хәзер –
Карга басты дөньяны.
16.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Каргалар заманы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 294-295 бб.