Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сөям-күралмыйм

Дата написания: 
15 марта 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Сөям-күралмыйм

Мәхәббәтем сиңа шундый көчле иде,
Ташкын булып килде – мин баттым.
Киттең ләкин миннән: “Сөю үтте, - дидең, -
Онытырсың син дә...” – юаттың.
Дөнья һаман шул ук... Һаман сине сөям,
Бәхет таҗы гына үралмыйм...
Барысы өчен рәхмәт.
Бары яратырга
Өйрәткәнең өчен күралмыйм.
15.03.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сөям-күралмыйм. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 30 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Күрә алмайым. Шиғыр. «Йыйын» (Яңавыл районының иҗтимагый-сәяси гәзите, башкорт телендә чыга), ноябрь (15-30), 2012, №22.
3) Мөсәнниф Инсур. Һөйәм-күрә алмайым. Шиғыр. «Йыйын», ноябрь, 2013, №21 (154).
4) Мөсәнниф Инсур. Сөям-күралмыйм. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 106 б.