Инсур МӨСӘННИФ
АТЫНГЫЧ*
Меңъеллаган агач үсә иде,
Бер көн килеп бишек астылар,
Бәхетле бул, диеп, нарасыйга
Зур дөньяга ишек ачтылар.
Менә инде сабый үсеп җитте,
Әйе, инде үзе атынды.
Тиздән анда икәү урын алды –
Үзенә тиң пары табылды.
Еллар узган саен атынгычта
Утырырга урын тарайды!
Әмма тагын еллар... җилеп үтте,
Балалары читкә таралды.
Менә анда тагын икәү калды,
Тик бармады бу да озакка –
Кисәтеп тә тормый беркемне дә,
Берсе китте ерак-еракка.
Янә бу атынгыч тик берәүне,
Акрын гына назлап тибрәтте.
Тик бер көнне искән шаян җилләр,
Буш атынгыч күреп, тетрәнде.
Ә атынгыч... Ул әлегә ялгыз
Кемдер килеп урын алганчы.
...Нәзек гомер җебе белән бәйле
Бу бит безнең тормыш агачы.
* Атынгыч (диалект) – таган.
25.02.2025