Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«Коры» шагыйрь

Дата написания: 
20 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
«Коры» шагыйрь

Шигырьләрең бигрәк «коры», диләр,
Кайда, диләр, нечкә хисләрең?
Чут-чут сайрамыйлар кошларың да,
Ник айсыз соң синең кичләрең?

Тормыш шулай кырыс булган, ахры,
Язмыш шулай язган маңгайга.
Ә язмыштан качып китеп булмый,
Барсаң да син әллә кайларга.

Зөһрә кызлы Айны күзәтсәм дә,
Иртән көткән эшне уйладым.
Узсам да мин елга ярларыннан,
Кичү эзләп кенә буйладым.

Юкә чәчәкләре исләренә
Исерсәм дә, ятып салкынга,
Кыш аенда туңып үлмәс өчен,
Пычкы алып, кистем утынга.

Яр буенда үскән зифа таллар
Төшкә керде язгы таңнарда...
Зифалыгы өчен түгел, бозлы суда
Баткан чакта тотып калганга...

Ә ул шомырт... шомырт исләренә
Кем килмәгән икән ымсынып!
Әмма язлар узды, вакыт җитте –
Җимешләрен җыйдым, сындырып.

Болыннарда йөрдем, гөлләр күрдем,
Карап яттым күккә – «түшәм»гә.
Иснәдем дә чәчәк хуш исләрен,
Чалгы тотып, чаптым печәнгә...

Күбрәк төште дөнья мәшәкате
Ярты ятим үскән малайга...
Тик шулай да Пегас типкән, ахры,
Йоклаганда микән, маңгайга.

...Һәрчак шулай, күккә омтылсам да,
Җиргә кайттым кире – якынрак.
...Тормыш прозасы өстен чыкты,
Шигырьләрем шуңа корырак.
20.02.2021.