Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
ОНЫТ...
Карыйм көзгегә:
Бу минем йөзме?!
Ямьсез күрсәтә,
Ваттым сөмсезне!
Ватуын ваттым...
Булды – мең көзге!
Хәзер күрсәтә
Ямьсез мең йөзне!
Сабагы шулдыр:
Булса бер үпкәң,
Меңләтә артыр –
Оныт, күпертмә!
10.02.2023
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Оныт... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 217 б.