Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АЛДАП, КАЧТЫҢ...

Дата написания: 
07 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
АЛДАП, КАЧТЫҢ...

Озатырга чыккан идем –
Аерыла алмадым.
Бераз гына озатам, дип,
Күз дә йоммый алдадым!

Ничек итеп аерылыйм –
Син шундый гүзәл идең!
Нинди михнәт китерсәң дә,
“Ыһ” дими, түзә идем!

Ә син һаман ераклаштың,
Хәтта эзең калмады.
Мәңгегә калам, дидең дә..
Калмадың бит... алдадың!

Явызлыгың он(ы)тасым юк,
Җанда калды ярасы...
Ә бердәнбер йөрәгемнең
Әрнүләре чамасыз!

Әйтим инде, ачу килгәч:
Кабахәт син, кабахәт!
Инде нинди юньсез белән
Чигәсеңдер син рәхәт?!

Син алдадың, мин ышандым...
Ышандым шул... Яшь идем...
Адаштырып, миннән качкан
Ул син идең, Яшьлегем!
Их, Яшьлегем! Яшьлегем!
7.03.2024

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алдап, качтың... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 246-247 бб.