Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чишмә янындагы уйлар (Раздумья у родника)

Дата написания: 
21 декабря 2021

Инсур Мөсәнниф
Чишмә янындагы уйлар

Ышанмасам да йөрәкнең
Януын басуына,
Тик күңелне тыеп булмый,
Киләм чишмә суына.

Чишмә суы ага акрын,
Әмма ага да ага.
Аны тыеп булмагандай,
Гомер дә шулай ага.

Чишмә суын көтә диңгез,
Аннан океан көтә.
Алда мине ни көтә соң?
Шул уй бәгырьне өтә.

Кеше җаны кая китә,
Гомер еллары тулгач?
Ахры, күкләргә ашадыр,
Болыттай җиңел булгач...

Чишмә суы кире кайта,
Яңгыр сулары булып.
...Мине дә искә алыгыз,
Күрсәгез күктә болыт...

Әнә, карыйм, зәңгәр күктә
Елак болытлар ага...
Күз яшьләре аша Җиргә
Кемнеңдер җаны бага.
20-21.12.2021.