Инсур МӨСӘННИФ
АЛТЫН КӨЗ
– Алтын көз дә җитте, – диеп,
Нәнәй карый тәрәздән, –
Көннәребез имин торсын,
Шатлык көтик бу көздән.
– Нигә алтын, түгел көмеш? –
Дип сорадым нәнәмнән.
Мин бит әле бик кечкенә,
Гаеп түгел, белмәсәм.
Инсур МӨСӘННИФ
ҖИЛӘКТӘ
Нәнәй көн дә җиләк җыя,
Алып кайта чиләкләп.
Беркөн мине дә, ялынгач,
Алып китте җитәкләп.
Уйлый идем: “Нинди рәхәт,
Җыюы бу җиләкне –
Инде син килгәнче үк
Тутырганнар чиләкне!
Инсур МӨСӘННИФ
БАЛЫКТА
Карт әти китте балыкка,
Мин дә, елап, иярдем.
Югыйсә, карт әти катгый:
“Бүген капмый!!” – дия гел.
Алдый инде, хәйләкәр бит,
Һәр көн тота бер балык.
Үзе, кайткач, аклана гел:
“Иң зуры төшеп калды...”
Инсур МӨСӘННИФ
КАНИКУЛНЫ ЯРАТМЫЙМ
Каникулны яратмыймын,
Аера мине дустан:
Ул китә әллә кайларга,
Үсә кайларда каштан...
Каникулны яратмыймын,
Дәресләр юк, күңелсез.
Көннәре дә яңгырлы гел,
Я эсседер, бер җилсез.
Инсур МӨСӘННИФ
ЯҢГЫР
Коеп-коеп яңгыр ява,
Чыга алмыйм урамга.
Уйныйсы бик килә дә бит,
Коя гына, буранлап.
Нигә кирәк инде яңгыр,
Үтә җәйге каникул.
Явар иде әле көзен,
Һич аңламый шуны ул.
Инсур МӨСӘННИФ
БӘРӘҢГЕ
Бакчабызда иң уңганы
Кыяр түгел – бәрәңге.
Менә көз генә җитсен,
Ашатырмын бәрәнгә.
Бәрән генә түгел, мин дә
Бик яратам мин аны.
Әни минем оста куллы,
Каян белә – аңламыйм:
Инсур МӨСӘННИФ
СЕРЛЕ ДУС
Гаиләдә – мин бердәнбер,
Бик күңелсез кайчакта.
Энем булса, уйнар идек,
Кая барсак, кайтсак та...
Тик шулай да дустым бар ул –
Булсын юлда, я чатта,
Күктә кояш балкып торса,
Мин – алда, ә ул артта,
Ул – алда, ә мин артта...
Балаларга укыгыз
Инсур Мөсәнниф
ТАУ ШУЫП КАЛ
Улый, дулый һәм чеметә,
Өшетә, өркетә ул...
Тик озын күк тоелса да,
Кышлар бик тиз үтә ул.
Суык, диеп, куркып ятма,
Төренеп зур юрганга,
Ял җиттеме, чык урамга,
Карамыйча буранга.
Инсур Мөсәнниф
Булыштык
Каникул җиткәч, авылга, нәнәйгә
Җыелышып ялга кайттык.
Дәү әни сөенә: “Мин бик бай бит, – ди, –
Онык һәм оныкам алты!”
Ял итәргә генә дип уйламагыз,
Эшне дә бик яратабыз!
Чебешләрне карарга булышабыз,
Чишмәгә барып кайтабыз.
Инсур Мөсәнниф
Җәйге каникул
Җәйге каникул – һәр елның
Без сагынып көткән мәле!
“Каникул нигә кирәк?” – дип,
Көлке сорау бирмә әле!
Беренче көнне, билгеле,
Йоклыйм инде мин туйганчы!
Кичкә кадәр түгел инде...
Сәгать тугыз, ун тулганчы.
Инсур Мөсәнниф
Кайсы сүрәт матуррак?
Бүләк итте әни миңа
Төрле төсле каләмнәр.
Сүрәтләрем матур чыга –
Көнләшерлек рәссамнәр.
Әниемне дә төшерәм,
Төшерәм кояш-айны,
Йорт хайваннарын барын да,
Онытмыйм маэмайны.
Инсур Мөсәнниф
Балаларга укыгыз (12+)
Тамчы-табышмак
Кояш көлә, күзен кыса,
Чык урамга, уйна, ди.
Дустыңны да чакыр әле,
Корабың да куйма, ди.
Кыеклардан өй буена
Тамчы тама тып та тып.
Шул тамчыдан диңгез була –
Карап торам шаккатып:
Инсур Мөсәнниф
Чишмә
Челтер-челтер ага чишмә,
Ургыла җир астыннан.
Нәнәй* белән без, икәүләп,
Суга килдек көянтәләп,
Иңгә чиләк астык та.
Чишмә суы салкын икән,
Хәтта тешләр камашты.
Ә кояшның нурларыннан,
Аның суда уйнавыннан
Хәтта күзләр камашты.
Инсур Мөсәнниф
Гөрләвек, күгәрчен...
Уйнарга дип мәйданчыкта,
Чыгу белән ишектән,
Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт –
Ят тавышлар ишетәм:
Чылтырыйдыр кебек нидер...
Чишмәне бар күргәнем –
Чылтырый бит ул да шулай –
Суын да бар эчкәнем,
Инсур Мөсәнниф
Китап – дустым
Бу дөньяда дуссыз яшәү
Мөмкин түгел, беләсез.
Бер дустым да юк, дисәләр,
Ышанмыйча, көләрсез.
Тугры дуслар күп минем дә,
Без бергәбез гелән дә.
Алар белән генә түгел,
Дус мин китап белән дә.
Инсур Мөсәнниф
ЯҢА ЕЛ
Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә,
Кыш бабай, Карсылу
Пар атта җилә.
Шат аңа балалар:
“Кил тизрәк, – диләр, –
Кыш бабай, китер син
Тик матур көннәр”.
Бүлмә дә бизәлгән,
Уртада – чыршы,
Кунакка килгән бит –
Ул шундый купшы!
Балаларга укыгыз
Инсур Мөсәнниф
Тамчы хәбәре
«Яз килде!» — дип хәбәр итеп,
Тамчы тама «тып» та «тып».
Ага юлдан гөрләвекләр
Кемузардан ярышып.
Тамчы тама «тып-тып» итеп,
Тама бозларны тишеп.
Гөл-чәчәкләр үссен, диеп,
Утырмасын, дип, өшеп.
Инсур Мөсәнниф
Тәрҗемәче кирәк
Әни безгә алып кайтты
Нәни мәче баласы.
Yзе йомшак, үзе ап-ак –
Булсачы бер карасы.
Әллә кайчан – иртә торган,
Сеңлемә: "Мияу?" – дигән.
Сөт бирәбез, тик ул эчми,
Соң, нинди сорау биргән?
Инсур Мөсәнниф
Мәҗит белән гәзит
(Г. Тукайга ияреп)
Безнең Мәҗит бигрәк тә дус гәзит белән.
Менә Мәҗит карап тора кәлиткәдән.
hәр гәзитне көтеп ала — бик ярата:
Yзе укый, мәктәптә дә күп тарата.
Дуслар алар хат ташучы Вәзит белән,
Чөнки аның эше бәйле гәзит белән.
Инсур Мөсәнниф
Каен кызын җәлләгән
Энем, "Каен кызлары" дип,
Җырлаганны ишеткән.
Ә тыш — салкын, җил ыжгыра,
Каенкайлар күшеккән.
"Кызлар өши алар", — диеп,
Әй, каенны җәлләгән.
Дәү әнидән яулык алып,
Иңнәренә бәйләгән.
12.01.1999.
Инсур Мөсәнниф
Борынына чирттем
Барысы да: "Сак бул, улым, — диләр, —
Шәhәрдә грипп йөри", — диләр.
Кечесе дә, хәтта өлкәннәр дә
Ник аңардан бик шөрлиләр?
Инсур Мөсәнниф
Герле сәгать, серле сәгать
Герле сәгать бар безнең,
Ялтлап тора телләре.
Гер асылган бик матур
Чылбыры да бар әле.
И кызыгам чылбырга,
Тик тияргә ярамый.
Әти бора колакны
Тотсаң аны сорамый.
Инсур МӨСӘННИФ
БИЯЛӘЙ
Суыклар безне куркытмый,
Кулда — җылы бияләй.
Өшемәсен, диеп, улым,
Бәйләгән аны нәнәй*.
Минем бияләй йоннан,
Сарык биргән туныннан.
Язын — эссе, тирләмәскә
Тун кирәк кыска йоннан.
Инсур Мөсәнниф
Урман ни сөйли?
Урманчы минем дәү әти,
Өйрәнгән урман серен.
Дәү әтием белән мин дә
Серле урманда йөрим.
Урман җилдә шаулап тора, —
Сөйлидер ни хакында?
Урманны тыңлап барабыз
Дәү әтинең атында.
Инсур Мөсәнниф
Чыпчык
Тәрәзәгә бер кош килгән,
Чиртә дә чиртә: "Чык-чык".
Дәү әнием әйтә миңа:
«Сине чакыра чыпчык».
Чыпчык? Чыпчык? Нигә алай? —
«Чыкчык» дисең бит үзең.
Өлкәннәр ялгыш кушкандыр,
Ишетеп бетерми сүзең.
Инсур Мөсәнниф
Кояш белән тау шуабыз
Җирдә — кыш, күктә — кояш!
Җиргә ак кар түгелә.
Җиргә төшкән карлар инде
Тау-тау булып өелә.
Зәңгәр күктә дә сөзәк
Ап-ак тау — болыт йөзә.
Шатлана кояш, көлә, —
Болытка ятып җилә.
Инсур Мөсәнниф
Әйтер идем...
(Походта)
Урманга сәфәр чыктык без
Сыйныфташларым белән.
Карурманның Шүрәлесе
Хакында күптән беләм.
Тукай абый шигырендә –
Шүрәле дә, Былтыр да.
Шүрәле кытыклар диеп,
Куркып кына утырма!
Инсур Мөсәнниф
Чәчәк белән Гөлчәчәк
Җәй кояшы тәрәзәгә
Нурлары белән чиртә:
«Йоклап ятмагыз, чыгыгыз,
Түгел, – ди, – түгел иртә!»
Шулай дәшкәч Кояш апа,
Йөгереп чыкты Гөлчәчәк.
Түтәлләргә күз камаша, –
Гөл чәчәк тә, ал чәчәк!