Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАР БАБАЙ, Яки Кыш бабайның Яңа ел маҗаралары...

Дата написания: 
03 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
КАР БАБАЙ,
Яки Кыш бабайның Яңа ел маҗаралары...
Уены-чыны бергә

Кыш бабайсыз – Яңа ел ул
Тозсыз аш белән тиңдәш!
Без дә дәштек Кыш бабайны
Тотканнан соң зур киңәш.

Гаиләбез зур түгел ул –
Бер мәче, мин һәм хатын.
Мәчегә “кит-кәт” сорадык,
Ә безгә – бер пот алтын!

Көткән сәгать килеп җитте.
Кыш бабай һаман килми!
Әллә инде адаштымы,
Әллә соң юлны белми?!

Әмма юкка борчылганбыз,
Килде ул биш сәгатьтән.
Тик шунысы – бүләк тә юк,
Үзе “ләх” булып киткән.

Өсте-башы ап-ак кардан,
Ап-ак кар капчыкта да!
“Кит-кәт” киткән “закуска”га,
Алтын юк янчыкта да!

Кар кызы да иярмәгән,
Югалткан бияләен.
Таягы да сынган иде...
Тырнаган кем ияген?!

Кыш бабайны Кар бабайга
Җеннәрме алыштырган?!
“Снегурка”ны эзләп тапмый,
Йөргәнме соң мыштырдап?

Без аңлыйбыз мондый хәлне,
Нигә, ди, ачуланыйк?
Мәчене дә, балык биреп,
Ахырда тиз юаттык....

Кар бабайның өстен кагып,
Адресын сорап белеп,
Әйләнер, дип, Боз бабайга,
Өенә куйдык илтеп.
2-3.01.2023.