Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЫНАУЛАР (ИСПЫТАНИЯ)

Дата написания: 
14 февраля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
СЫНАУЛАР

Сынаулар күп Җир йөзендә,
Җиңеле бар, авыры...
Берсе арты берсен җиңеп,
Үткәрәбез давылны...

Йөрәк тузып яки янып,
Кайчак кала күмерләр.
Сынау аша үтә-үтә,
Шулай уза гомерләр.

Сыный тормыш, сыный язмыш
Дуслар, дошман белән дә...
Гомер буе нидер белән
Алышабыз Галәмдә.

Алышабыз... Була кайчак
Дошманыбыз – үзебез!
Алдыбызга сынау куя
Гамәлебез, сүзебез...

...Сынаулар күп, хисабы юк –
Авыры бар, җиңеле...
Сынау арты сынау аша
Үткәрәбез гомерне.

Сынауларны үтәр өчен
Бирсен Аллаһ түземне –
Батырлыкның иң зурыдыр,
Җиңә алсаң үзеңне!..

Җиңә алсаң, тыя алсаң
Эшсез өйдә аунаудан,
Нәфесеңнән, хилаф эштән..
Тагын мең-мең янаудан!

Кеше түзә, ди, хурлыкка,
Түзми бары муллыкка.
Хурлык та бит, көрлек тә бит
Шул ук сынау чынлыкта...

Максат – барсын изеп, таптап,
Түгел алга баруда,
Нинди генә сынауда да
КЕШЕ булып калуда!

...Әйе, әйе, бу шигырьнең
Соңгы юлы “тапталган”.
Хикмәт бары шунда: үзем...
Ничек үттем сынаудан?
14.02.2025, 18.02.2025