Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Масаймачы, кеше

Дата написания: 
03 августа 2016
Заметка: 

Фото из Интернета.

Инсур Мөсәнниф
Масаймачы, кеше

Басу-кырга чыксаң, өздерепләр
Сайрый барча кошлар… һәм дә тургай.
Иркәләгән кояш нурларында
Чәчәк ата болын, барча тугай.
И мактана адәм: «Бар(ы)сы җирдә
Минем өчен, – диеп, – башкарыла.
Басу сандугачы – тургай сайрый,
Моң өләшә башка кошлары да».
Тагын шундый башка сыймаган уй –
И масая, борын чөя кеше:
«Кояш минем өчен чыга, – диеп, –
Уң барсын дип бөтен ният-эшем».
И беркатлы адәм, борын чөймә,
Барысы да күпкә гадирәктер.
Тәкәбберлек баскан күңелеңне…
Аңлатырга сиңа, һай, кирәктер.
Кояш чыга, тургай уянсын, дип,
Йорт-оясын уяу сакласын, дип,
Гөл-чәчкәләр нурга куансын, дип,
Күбәләкләр йоклап ятмасын, дип…
Күктә бер калкынып, бер талпынып,
Тургай-батыр, салып барлык көчен,
Хәвеф бар дип, шулай хәбәр бирә,
Көрәшә тик исән калу өчен.
Саклый пар канатын, нарасыен
Козгын-карга, төлке ишедән дә,
Шул исәптән… мин – Җир хуҗасы дип,
Бик масайган горур кешедән дә.
12.07.2016-5.10.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Масаймачы, кеше. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 180-181 бб.