Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кичер мине

Дата написания: 
21 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Кичер мине

Кичер мине, иркәм, барлык гаеп
Тик миндә, үземдә...
“Бәлки, мин дә гаепледер”, – диеп,
Сызланма, өзелмә...

“Гаепсезләр булмый ул”, – дип,
Батма син сагышка.
“Гөнаһсызлар юк ул”, – диеп,
Уйлама ялгыш та.

Бу Җирдә бары син – гөнаһсыз,
Фәрештә, сабыйдай!

...Булса да, кичерермен –
Бары тик бер елмай!
21-25.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кичер мине. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 301 б.