Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гариза

Дата написания: 
22 сентября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Гариза

Күп гөнаһалар кылдым, Тәңре,
“Вакыт!” – дисәң,
Менә гариза:
Тамугта урын булмаса, мин
Җирдә яшәп
Торырга риза!
22.09.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Гариза. Шигырь. "Өмет", 27.05.1995, №62.
2) Мөсәнниф Инсур. Гариза. Шигырь. "Ватаным Татарстан", 7.07.1995, №128-129.
3) Мөсәнниф Инсур. Гариза. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 1.01.1996, №1-2.
4) Мөсәнниф Инсур. Гариза. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 23 бит.
5) Мөсәнниф Инсур. Гариза. Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
6) Мөсәнниф Инсур. Гариза. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 83 б.