Инсур Мөсәнниф
КАРАЙГАН КАР ХАКЫНДА СӘЕР УЙЛАР
Урамнарда кар карая...
Ишек кага яз – март та...
Нигә тәүдә пычрак чыга?
Уйлап торам шул хакта.
Нигә шундук үлән шытмый,
Җимереп кар катламын?
Кар астында тормыш бар бит,
Көртләр ничә кат ятсын...
Кар астында тормыш кайный,
Карамый кар-буранга,
Табигатьнең кануннары
Мәңге шундый булганга.
Беләм, беләм, бу бары тик,
Башка килгән тәүге уй...
Вакыт җитми, берни тумый,
Алга аны күпме ку.
Ак күмәчләр кара җирдә
Үсә кара тир түккәч...
Пычракка түз, өстәлеңдә
Булсын, дисәң, ак күмәч.
Ак күлмәктә игенчене
Күргәнегез һич юктыр?
Табигать тә, пычрак ярып,
Яңа тормыш тудырыр.
Игенче бит бары көзен
Кия ап-ак күлмәген.
Бар эш, хезмәт тә шулай ук,
Тәүдә бирә “көрәгең”!
Рәхәт тормыш үзе килми,
Батмый гына тузанга.
...Шундый сәер уйлар туды
Киң урамнан узганда.
18-20.02.2022
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Карайган кар хакында сәер уйлар. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 134-135 бб.