Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
ЯШЬТӘШЛӘР
Уенчалап
Ары-бире сугыламын,
Фатирымда – ялгызым.
Хәзер болай йөрмәс идем,
Ник булмады балдызым?!
Тирә-юньдә тере җан юк,
Әңгәмәдәш – компьютер.
Тик “үпкәли”, әлегә мин –
Бу өлкәдә “пионер”.
Әмма көзге тирәсеннән
Узган чакта шаккаттым!
Карап тора чал чәчле карт...
Аптырап, тел шартлатты.
Кибетләргә барып килдем,
Алып кайттым ун көзге!
Акча бераз аз(ы)рак шул,
Алыр идем бит йөзне!
Барысын да элеп чыктым –
Бүлмә саен бишәүләр.
Инде хәзер һәр көзгедән
Карап тора яшьтәшләр.
Ялгыз түгел мин, иптәшләр!
6.02.2022