Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Кичер, әнкәй...
Онытмыймын сине, газиз Әнкәм,
Гомеркәйләр күпме үтсә дә...
Мине Җирдә бер ялгызым ташлап,
Мәңгелеккә, ерак китсәң дә...
Зиратларга килсәм, елап алам,
Калды үкенечләр, вәгъдәләр...
Еларга тик кала инде безгә....
Кичерегез, безне, әнкәйләр...
Әйтелмәгән назлы сүзләр калды,
Бүләк ителмәгән чәчәкләр...
Инде әнкәй түгел, мин юатып,
Бергә үткәрмәгән иртәләр...
Бар серләрне салып урталарга,
Утырасы иде күзгә-күз...
Бары өзеп мәңге бәгыремне,
Җебен сүтә Хәтер, җаным, түз...
Күп нәрсәләр кала үкенечкә...
Тик акыл иясе өлкәннәр –
Җирдән инде яшәп киткәннәр:
“Әнкәйләргә калган бурычыбыз
Иң авыры”, – диеп әйткәннәр...
...Кичерегез, безне, әнкәйләр...
11-14.03.2021.