Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АК ДӨНЬЯ, АХ, ДӨНЬЯ...

Дата написания: 
05 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
АК ДӨНЬЯ, АХ, ДӨНЬЯ...

Туабыз Җирнең йөзенә...
Белмибез, ни бар анда?
Ниләр көтә безне алда –
Билгесез “ак дөнья”да?

Ак дөнья, ак дөнья... Дөнья,
Китерче тик ак шатлык!..
Болай да бит муйныбыздан
Кайгы-хәсрәткә баттык...

Артыңа тибеп булмады...
Я кара, я ак дөнья!
Шатлык көтеп туган идем,
Ә син типтең... Ах, дөнья!
5.03.2025