Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
ҮЛЕ ҖАННАР ПАНДЕМИЯСЕ
Машиналар уза уңга... сулга,
Герле сәгать теле кебек –
Көннәр буе урам күзәтәмен,
Сары йорттан, тиле кебек.
Сары төстә бүген бөтен илем...
Йортлары да шул сарыдан –
Кайчандыр ул башка төстә иде,
Буядылар югарыдан.
Кулларымда минем берни дә юк –
Юктыр байрак, юктыр әләм...
Бары – калтыранган кулларымда
Йөрәк каны тамган каләм...
Герле сәгать бары музейларда...
Кайчак шаша тиле кебек.
...Сары йорттан тимер тәрәз аша
Карап яткан минем кебек...
Шул хәлдәге илем кебек.
10.11.2020
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үле җаннар пандемиясе. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 38 б.