Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Атнабай мыегы

Дата написания: 
16 февраля 2018
Заметка: 

23.02.2018 г. исполняется 90 лет со дня рождения Народного поэта Башкортостана Ангама Касимовича Атнабаева.

Инсур Мөсәнниф
Атнабай мыегы

Пьесалары сәхнәләрдә гөрләп барды,
Елатты ул барча халыкны.
Тирән уйландырды, тирән хисләндерде...
Алар бар да илдә данлыклы.

Ә гашыйклар, сөйли-көйли шигырьләрен,
Капка төптә таңны аттырды.
Һәм аларны бүген яңа буын ятлый...
Алар бар да илдә данлыклы.

Шаян шигырьләре исә хәтерләтте
Юләр яшьлекне һәм картлыкны.
Безне көлдерде ул, күздән яшь чыкканчы...
Алар бар да илдә данлыклы.

Нинди генә сүрәтләрен карасаң да,
Әнгам абый һәрчак... мыеклы!
Шигырьләре генә түгел, Атнабайның
Хәтта... мыегы да данлыклы!
16.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Атнабай мыегы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 208 б.