Инсур МӨСӘННИФ
КҮЧМӘ ЧОР
Шаяру катыш
Бары тик бездә генә –
Береннән ундүртенә
Яңа елга күченәбез
Кызарына-бүртенә.
Борын һәм йөзләр кызыл –
Барыбыз да Кыш бабай.
Я булмаса, Карсылудыр,
Бу мөһим түгел алай.
Унөч* көнлек күчмә чор –
Бер елдан икенчегә.
Узмый торып шул көннәр
Күзләр күрми берсен дә.
Аннан гына ел туа –
Шыгырдык өр-яңасы.
Тик нигәдер искә төшә...
Атасы һәм анасы.
Әле бу алай түгел,
Сәпсим начар тегесе;
Ары-бире йөгертә,
Кидерә эт тиресе.
Я яңгыр яумый тора,
Я кояшы кыздыра.
Ә кесәме? Андамы...
Ачы җилләр сызгыра.
Хикмәт нидә?!
Аңладым
Нәрсә уйный канымда:
Безнең бар бәхетсезлек
Шушы "унөч" санында!
* Трискайдекафобия яки фриггатрискайдекафобия – 13 саныннан курку хорафаты.
13.01.2022.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күчмә чор. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 119-120 бб.